Яңалыклар
21 декабрь 2023, 08:45

Декабрьдә коеп яңгыр ява...

Моның күңелсез нәтиҗәләре дә бар, кызганычка каршы. 

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннәнУфаның гражданнарны яклау идарәсеннән
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән

Кичә Уфада Совет һәм Киров районнарында  түбәләрдән кар һәм боз төшүнең ике очрагы теркәлгән. Беренче очракта балкон түбәсеннән кар һәм боз массасы төшү нәтиҗәсендә  34 яшьлек каза күргән. Медиклар ярдәм күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Икенче очракта бозлы кар массасы “Лада Ларгус” өстенә төшкән.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә,  бүген Октябрь районында кар “Пежо 301” машинасына төшкән. Совет районында шундый ук  хәлдән “Шкода Фабиа” машинасы каза күргән.

Өч очракта та машиналар яньчелгән.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас