

Плюс температуралы һава торышы республикада эш атнасы ахырына кадәр дәвам итәчәк. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 20 декабрьдә, Башкортстан территориясендә кар явуы көтелә. Урыны белән ул җепшек карга әйләнәчәк, ара-тирә күз ачкысыз булып явачак. Аерым районнарда буран, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар ябышуы көтелә, бозлавык булачак, юлларга кар салачак. Җил көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез -3°, +2°.
Иртәгә, 21 декабрьдә һәм 22се, җомга көнне, һав торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Һава температурасы төнлә һәм көндез шулай ук -3,+2° тәшкил итәчәк. Җил дә әле тынып, әле көчәюен дәвам итәчәк.
Менә әле дә Уфага якын гына урнашкан Шамонино авылында иртә җаңнан ук җил-буран котыра. Газ торбасы аша аның ыжгыруы ишетелеп тора. Сездә нинди һава торышы?
Чыганак: bashinform.ru