Яңалыклар
19 декабрь 2023, 08:02

Мәхәббәт тозагыннан ычкынырмы?

Яңа ел бәйрәме алдыннан тәкъдим ителгән яңа спектакль герое турында сүз бара.

Мәхәббәт тозагыннан ычкынырмы?Мәхәббәт тозагыннан ычкынырмы?
Мәхәббәт тозагыннан ычкынырмы?

Яңа ел алдыннан Уфа “Нур” татар дәүләт театры өр-яңа спектакль тәкъдим итә. 20 декабрьдә Зөлфәт Хәкимнең “Алдакчы” пьесасы буенча “Мәхәббәт тозагы” спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев. Сәхнә бизәлеше - Нурия Габидуллина, композитор - Урал Иделбаев, хореограф -Андрей Сорокин.
Үзәктә мәңгелек тема – мәхәббәт. Хатын-кызларның йөрәкләрен вәсвәсәләүче ир-егет яраткан эшен "туктатырга" була. Әмма соңгы тапкыр кәефләнеп алганнан соң!
Тик гадәти сюжеттан тайпылыш көткән булып чыга. Мәхәббәтләшү “остасы” үзенең интрига челтәренә үзе эләгә. Өстәвенә, гашыйк та була! Соңгы маҗаралар аның тормышын кискен үзгәртә һәм төзәтеп булмый торган романтикның язмышын хәл итә...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас