

Башкортстанда салкыннарга алмашка кар һәм бураннар килә. Коточкыч салкыннардан соң һава температурасы, нормага якынаеп, аны узып та китәчәк. Җылытачак. Эш атнасы башлануга һава температурасы төнлә -10, -15° градускача күтәреләчәк, аязытканда -20° кадәр, көндез -6°, -11° градус салкын.
“Көнбатыштан килгән түбән басым өлкәсе аркасында антициклон Себергә таба күчәчәк. Атмосфера басымы төшә башлаячак. Явым-төшем ихтималы артачак. Республиканың көнбатыш районнарыннан алып бераз кар ява башлаячак, урыны белән төрле күләмдә яуган явым-төшем республиканың күпчелек районнарында акрынлап таралачак”, – диелгән Башгидрометүзәк сайтында.
Әйткәндәй, Мәскәүгә “Ваня” циклоны килү сәбәпле, 15 декабрь иртәсенә МДУ метеостанциясендә кар көртенең биеклеге 49 см тәшкил иткән (бу көннең нормасы – 15 см). Шулай итеп, 1919 ел рекордын узып кителгән – ул елны яуган кар биеклеге 32 см тәшкил иткән.
Чыганак: bashinform.ru