Яңалыклар
17 декабрь 2023, 10:40

Суыктан җылыга?

Быел кыш һава торышы таганда атынуны хәтерләтә. Суыклар ягына чайкалып алдык, хәзер җылыга барабызмы?

Суыктан җылыга?Суыктан җылыга?
Суыктан җылыга?

Быел кыш һава торышы таганда атынуны хәтерләтә. Суыклар ягына чайкалып алдык, хәзер җылыга барабызмы?

Бүген республикада урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы көндез – 7, -12 градус, урыны белән -17 булыр.

Дүшәмбе көнне, 18 декабрьдә, тагын кар ява. Төнлә температура -10, -15 градус, аязытканда – 20 градус булачак. Көндез -5, -10 . 

19 декабрьдә шулай ук бераз кар явар. Төнлә термометр баганалары -7, -12 күрсәтәчәк, көндез -4, -9 градус күрсәтер.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас