

“Сугышчан туганлык” хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе бу елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча илнең 91 төбәк бүлеге арасында 9нчы!
Бу хакта Советлар Союзы Герое Борис Громов җитәкчелегендәге «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия оешмасының Үзәк советы утырышында хәбәр иттеләр.
«Сугышчан туганлык»ның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Альберт Шаһиморатов сүзләренә караганда, берничә юнәлеш буенча зур эш башкарылган: иҗтимагый-сәяси юнәлеш, тарихи хәтерне саклау, яшьләрдә патриотизм тәрбияләү, гуманитар ярдәм һәм шефлык эше, ветераннарга һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм.
Борай, Тәтешле, Әбҗәлил, Дәүләкән, Илеш, Бәләбәй, Мәләвез районнарының, шулай ук Күмертау, Уфа һәм Нефтекаманың урындагы бүлекчәләренең иҗтимагый эше игътибарга лаек. Шул ук вакытта „Сугышчан туганлык“ның Борай бүлеге ел саен үткәрелә торган Бөтенрусия смотр-конкурсында республика исеменнән лаеклы чыгыш ясады, Идел буе федераль округында II урын яулаган.