

РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат-конференциясе үткәрде һәм ул 4 сәгать тә 4 минут дәвам итте.
Башкортстанлылар өчен нинди яңалыклар булды?
2024 елның 1 гыйнварыннан минималь эш хакы күләме 18,5 процентка артып, Русия буенча 19242 сум тәшкил итәчәк. Башкортстан өчен бу Урал коэффициенты белән 23 289 сум булачак.
Минималь эш хакы күләме былтыр ике тапкыр арттырылды. Нәтиҗәдә 20 процентка артты. Быел 6,3 процентка индексацияләнде.
Бу матбугат-конференциясендә Башкортстаннан өч журналист катнашты: "Башинформ" мәгъмүмат агентлыгы, БСТ телеканалы һәм "Янаульские зори" гәзите.