

Уфада һәм республикада яшәүчеләрне "Фортуна Крым", "Меркурий Н", "СОК-ФИШ" маркаларының сатуда булуы турында искәртәләр. "Россельхознадзор", чималны алмаштырулары сәбәпле, бу җитештерүчеләрнең сертификатларын юкка чыгарган.
"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе белдерүенчә, республикага бу җитештерүчеләрнең бер тоннага якын балык консервасы кайтарылган булган. Әлеге вакытка ялган продукциянең 45 мең килограммы сатудан алынган. 10 мең килограммы юк ителгән, товар озатучыларга 30 мең килограммнан артыгы кире кайтарылган. Эш бу продукцияне сатудан тулысынча алганга кадәр дәвам итәчәк.
"Башинформ".