Республика урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре Яңа ел бәйрәме өчен агачлар әзерләү эшенә тотынды. Алар барлыгы 50 мең ылыслы агач ягъни чыршы, нарат, ак чыршы әзерлиячәк.
Купшыкайларны урман хуҗалыкларында, традицион чыршы базарларында сатып алырга мөмкин.
БР урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин билгеләвенчә, Яңа ел бәйрәме өчен агачларны кисү төбәк урманына зыян салмаячак. Агачларны кисү планга салынган эшләргә ярашлы алып барыла. Бүгенге көнгә 22 меңнән артык агач киселгән.
Мәгълүм булуынча, республикада ылыслыларны законсыз кисүдән саклау буенча профилактик эшләр көчәйтелгән. 27 ноябрьдән алып "Чыршы-2023" традицион операциясе бара. Оператив-профилактика чаралары 2023 елның 31 декабренә кадәр барачак.
Искә төшерик: ылыслы агачларны законсыз кискән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Моннан тыш, урманга зарар салучы зыянны капларга мәҗбүр ителә.