Яңалыклар
12 декабрь 2023, 13:39

БСТ журналисты СВОга китте

Хәбәрче Рәфыйк Әхмәтшинны күпләр “Яңалыклар” хезмәте аша белә.

https://bashgazet.ruhttps://bashgazet.ru
https://bashgazet.ru

Башкортстан юлдаш телевидениесенең “Яңалыклар” хезмәте хәбәрчесе Рәфыйк Әхмәтшин СВОга барырга хәл иткән. Ул, Русия оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә юлланган да инде.

Әйтергә кирәк, Рәфыйк Үзбәк улы хәрби хәбәрче буларак күп тапкыр Донбасска барып кайтты. Ул анда якташларыбыз турында күп репортажлар әзерләде.

– Егет кешенең сүзе эше белән туры килергә тиеш. Мин 2020 елдан бирле Донбасс юлын тапыйм. Шуңа әлеге вакытта үземне махсус хәрби операция зонасында кирәкле кеше итеп тоям. Читтә торап кала алмыйм. Илемә, республикама файдам тияр дип уйлыйм. Шуның өчен СВОга юлланам, – диде каләмен коралга алыштырган хезмәттәшебез.

Рәфыйк Әхмәтшинны олы юлга озатырга гаиләсе, Белорет районыннан туганнары, якташлары, хезмәттәшләре килгән иде. Аларның барысының да теләге бер: исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Әйткәндәй Рәфыйк Әхмәтшин – “Юлдаш” радиосы хезмәткәре Зөһрә Арсаеваның тормыш иптәше.

– Бүген безнең Рәфыйк белән туебызга 25 ел тулды. Бу көнне аны махсус хәрби операциягә озатуы аеруча авыр, – диде ул.

Тиздән СВО тәмамланып, барысы да исән-сау туган якларына кайтсыннар дип телик.

 

Исегезгә төшерәбез: РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. 

https://vk.com/photos36008125
https://vk.com/photos36008125
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас