Яңалыклар
11 декабрь 2023, 05:16

Синоптиклар җылыта, ди

Ничә градуска кадәр?

Яна Ванюшова.Яна Ванюшова.
Фото:Яна Ванюшова.

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 11 декабрьдә, республикада явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -27, -32°, урыны белән  -22° тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 12 декабрьдә, шулай юк явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән юнәлештә, йомшак исәчәк. Һава температурасы төнлә -31, -36°, төньяк районнарда   -40, -43° градуслык көчле салкыннар көтелә, урыны белән -28°, көндез -25,-30°, урыны белән -21°.

Чәршәмбе көнне, 13 декабрьдә, үзгәрүчән юнәлештәге йомшак кына җил исүе көтелә. Термометр баганалары төнлә -23°, -28°, урыны белән  -33° кадәр, көндез -16°, -21° градус күрсәтәчәк.

“Җылыта” бит, җәмәгать, Аллаһка шөкер, “җылыта”! -40° градустан түбәнрәк салкыннар булганда, -20° җылырак тоелыр шул. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас