

Уфада Яңа 2024 ел уңаеннан салют булмаячак. Бу хакта шәһәр хакимиятенә сылтанып, UFA1.RU басмасы хәбәр итә.
Журналистларга мэриядә сөйләүләренчә, быелгы Яңа ел төнендә Рус драма театры бинасы янындагы сәхнәдә 22.00дән алып 02.00 сәгатькә кадәр бәйрәм концерты оештырылачак. Әмма концерт тәмамлану белән фейерверк булмаячак. Мондый карар Яңа 2024 елга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты тарафыннан кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, узган ел Уфа хакимияте Яңа елга салют оештырмаска карар итте. Мэриядә ул вакытта Яңа ел каникуллары планы махсус хәрби операция үткәрү сәбәпле үзгәртелде дип аңлаттылар.
Чыганак: ufa.kp.ru