Яңалыклар
8 декабрь 2023, 04:14

"Сәхибҗамал"да яңалыклар, яңа уйлар!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы җыены узды.

"Сәхибҗамал"да  яңалыклар, яңа уйлар!"Сәхибҗамал"да  яңалыклар, яңа уйлар!
"Сәхибҗамал"да яңалыклар, яңа уйлар!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы җыены узды.

 


Анда оешманың районнардагы бүлекләре җитәкчеләре, делегатлар, кунаклар, матбугат һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Шунда ук Республика гәзит-журналларына язылу оештырылды. Ә инде төрле кул эшләреннән торган күргәзмәләрдән күз камаша иде.
Җыенны рәис урынбасары Зәлия Ахунова бик эшлекле рәвештә алып барды.
Отчет-сайлау җыенында котлау-сәламнәр белән бергә, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Чыгышларда башкарылган эшләргә бәя бирелү белән бергә, киләчәккә максатлар да билгеләнде. Аеруча мәгариф өлкәсенә игътибар кирәклеге, балалар, яшьләр белән эшләү мөһимлеге ассызыкланды.
Нәфис, әмма көчле йөрәкле гүзәл затлар җыелган бу залда төрле фикер алышу, матур аралашулар булды.
Оешмага яңа идарә әгъзалары һәм рәис сайлап куелды. Бүгеннән бу тату һәм бердәм оешма белән билгеле журналист һәм актив җәмәгатьче Зөһрә Исламова җитәкчелек итә башлады. Матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын, туташ ханымнар!
Чара  “Сәхибҗамал” ның сәләтле автор-башкаручыларыннан торган матур концерт белән тәмамланды.

Аны “Нур” театры артистлары:  Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов һәм Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган,
Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева алып бардылар.

"Сәхибҗамал"да  яңалыклар, яңа уйлар!
"Сәхибҗамал"да яңалыклар, яңа уйлар!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас