

Уфада Ленин районындагы күлдә Яңа ел шәһәрчекләре өчен боз әзерләү эшләре башланган. Бу хакта шәһәр мэриясенең Телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Бозның калынлыгы – 14 см. Боз әзерләү эшләре бары тик көндез башкарыла, чөнки алар бик хәвефле, диләр Ленин районы хакимиятендә.
Боз әзерләү эшләре якынча алганда декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.
“Дулкын” һәм Нижегородкадагы боз шәһәрчекләрен корып куяр өчен якынча 1000-1100 плитә кирәгәчәк. Бу күлдә эшләрне тәүге тапкыр башкарабыз. Бозның үтәкүренмәлелеген тикшереп карыйсыбыз килә”, – диләр район хакимиятендә.
Боз блокларын эшчеләр 1 метрга ике метр үлчәмдәге дүртпочмакларга кисәләр һәм арытаба аларны “Дулкын” паркына һәм Нижегородкага илтәләр. Урында боздан Яңа ел шәһәрчекләре өчен төрле фигуралар һәм элементлар ясаячаклар.
Уфада быел 19 боз шәһәрчеге эшләячәк.
Чыганак: bashinform.ru