

6 декабрь көнне башкалабызның Салават Юлаев проспектында гадәттән тыш хәл булды. Канализация торбалары ярылып, эчендәге бөтен пычрагы тышка бәреп чыкты һәм административ бина каршындагы парковканы күмде. Дистәләгән машина зыян күрде. Авария хезмәтләре мөмкин кадәр тиз арада агымны туктатты. Аннан соң тазарту эшләре башланды. Шул ук вакытта прокуратура да тикшерү эшен башлап җибәрде.
“Уфаводоканал”ның матбугат-секретаре Данил Якупов авариянең сәбәбен һава температурасының кинәт үзгәрүенә бәйле булырга мөмкин дип белдергән.
–Бу ачыкланган сәбәп түгел, ә бары тик фараз гына. Һава температурасының кинәт үзгәрүе мондый хәлләргә китерергә мөмкин, – ди ул.