

"Ufa. Tatar" турында.
Бүген Уфада, "Арт-Квадрат" арт-мәйданчыгында "Ufa. Tatar" форумы эшли. Бирегә татар милләтенең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаучылар – Башкортстаннан Мәскәүдән, Татарстаннан, актив шәхесләр: галимнәр, матбугат чаралары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм студентлар җыелды.
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб җитәкчесе Нәфисә Акчурина форумны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм клубның биш еллык эшчәнлеге белән кыскача таныштырды, алдагы көнгә куелган максатларны билгеләде.
Арытаба Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул Татарстан кунаклары исеменнән сәламнәр җиткерде һәм форум кунакларын мондый мөһим чарада катнашу белән тәбрикләде, М.Солтанова-Акчурина исемендәге клуб эшчәнлеген югары бәяләде. Форум эше спикерларның чыгышлары белән дәвам итте. Анда татар милләтенә кагылышлы актуаль фикерләр әйтелде, туган тел, аны саклау ысуллары турында фикер алышулар дәвам итте.