Яңалыклар
4 декабрь 2023, 11:46

Яугир егетләр бүләкләнде

Төбәк җитәкчесе аларның куелган хәрби бурычларын үтәп, исән-сау йортларына әйләнеп кайтуларын теләде.

Яугир егетләр бүләкләндеЯугир егетләр бүләкләнде
Яугир егетләр бүләкләнде

4 декабрьдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кече ватаннарына кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларны генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләде. "Башкортостан" полкының хәрби хезмәткәрләре сугышчан бурычларын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәткәннәре өчен бу бүләккә лаек булды.
Төбәк җитәкчесе аларның куелган хәрби бурычларын үтәп, исән-сау йортларына әйләнеп кайтуларын теләде.
-Без быел ветераннар оешмаларының "Башкортостан" исемендәге полкын оештыру башлангычын хупладык. Бу - безнең өчен иң мөһим подразделениеләрнең берсе. Полк тиешле әзерлек үтеп, махсус хәрби операция бурычын үтәүгә тотынды. Ул берничә сугышта катнашты, плацдарм яулады һәм анда оборона тота. Без егетләребез белән горурланабыз! - диде Радий Хәбиров.

Фото: БР Башлыгы сайтыннан.

Яугир егетләр бүләкләнде
Яугир егетләр бүләкләнде
Яугир егетләр бүләкләнде
Яугир егетләр бүләкләнде
Яугир егетләр бүләкләнде
Яугир егетләр бүләкләнде
Яугир егетләр бүләкләнде
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас