

Бүген Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Яңа елга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Төбәк башлыгы республикада һәр елны Яңа ел каникуллары көннәрендә бик күп кызыклы һәм маҗаралы чаралар оештырылуын билгеләде. Радий Хәбиров Мәдәният министрлыгына бәйрәм тамашаларына бушлай керә алсыннар өчен ятим балаларга, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган ата-аналар балаларына, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә аерым игътибар бүләргә кушты.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар балаларына Яңа ел бүләкләре тапшыру турында карар кабул ителде, диде Радий Хәбиров. Муниципалитетлар җитәкчеләре бу мәсьәләгә формаль карамасыннар, балаларга бүләкләрне кызыклы итеп тапшырырга кирәк һәм бу гадел булачак та, чөнки аларның әтиләре сугыш барган зонада, дип билгеләде төбәк җитәкчесе.