

Яңа ел шәһәрчекләрен ясау һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен саклап күләмле-мәдәни чаралар үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.
БР торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова белдерүенчә, муниципалитетларда боз һәм бәйрәм мәйданнарын төзү 20 декабрьгә кадәр тәмамланачак. Барлыгы 102 Яңа ел калачыгы төзеләчәк, 2103 чыршы урнаштырылачак, 2 меңнән артык арт-объект куелачак. Уфада 149 чыршы бизәләчәк, 19 Яңа ел шәһәрчеге төзеләчәк.
9 декабрьгә кадәр торак пунктларында биналарны, урамнар һәм җәмәгатьчелек киңлекләрен, парклар һәм скверларны яктырту-монтажлау эшләре тәмамланачак.
Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренә Яңа ел бәйрәме көннәрендә җәмәгатьчелек хәвефсезлеген яклауга төпле игътибар бирергә чакырды. Якын көннәрдә республика хөкүмәтендә хокук сагы органнары вәкилләре катнашлыгында әлеге мәсьәлә буенча киңәшмә үтәчәк.