Яңалыклар
4 декабрь 2023, 06:08

Суытачак...

Якындагы өч көнгә һава торышы

Суытачак...Суытачак...
Суытачак...

Башкортстан гидрометеорология үзәгеннән белдерүләренчә, бүген җепшек кар явачак. Җепшек кар тимерчыбыкларга һәм агачларга сарылачак, кар катыш яңгыр явуы сәбәпле бозлавык булуы көтелә. Урыны белән көртләр хасыйл булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез -2,+3 градус булачак.
Иртәгә, ягъни 5 декабрьдә, республикада урыны белән бераз кар явачак, юлларда - бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан - талгын. Төнлә 7-12 градуска кадәр суытачак, республика көньягында -2 градус булачак. Көндез 5-10 градус - салкын. Көньяк районнарда 0 тирәсе көтелә.
6 декабрьдә бераз кар явачак. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә -13,-18, салкынлык урыны белән 23 градуска кадәр җитәчәк. Көндез -11,-16 градус булуы көтелә.
Әйдә кыш, кар-бураннарың, салкыннарың белән күрсәт гайрәтеңне! Югыйсә, соңгы елларда бераз йомшарып киттең!

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас