Бүген Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Яңа елга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
Яңа елга күп балалы гаиләләрдән 17,5 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак. Ел саен аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 14 яшькә кадәрле балаларга бүләкләр әзерлибез, дип билгеләде БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Бүләкләр 15 декабрьдән соң тапшырыла башланачак. Моннан тыш, ятим балалар һәм опекуннар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар да бүләкләр алачак. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның өйдә тәрбия буенча бушлай хезмәт күрсәтелгән 895 өлкән яшьтәге ата-аналарына Яңа ел котлаулары җиткереләчәк.
Сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар да игътибардан читтә калмаячак. 2024 елның 12 гыйнварында "Аксаков чыршысы" бөтен республикадан 250 шундый баланы үзенә җыячак. Башкортстан җитәкчесе бер бала да Яңа ел көннәрендә игътибардан төшеп калмасын өчен һәр муниципалитетта шундый ук чыршы бәйрәмнәрен үткәрергә кушты.