Яңалыклар
4 декабрь 2023, 06:31

Дәү өчпочмак пешергәннәр

Камырны 9 квадрат метр зурлыгындагы өстәлдә җәйгәннәр.

Дәү өчпочмак пешергәннәрДәү өчпочмак пешергәннәр
Дәү өчпочмак пешергәннәр

Мәскәүдә "Россия" халыкара күргәзмәсендә Башкортстан пешекчеләре 100 килограмм авырлыгындагы дәү өчпочмак пешергән. Пешекчеләребез "Бишбармак", "Зур бәлеш", "Гөбәдия" милли ашларны әзерләү буенча мастер-класслар күрсәткән. Шулай ук ат ите деликатеслары белән таныштырганнар.
Өчпочмак өчен камырны 9 квадрат метр зурлыгындагы өстәлдә җәйгәннәр. Ә инде 250 литр сыешлы казанда 120 килограмм иттән бишбармак әзерләп, күргәзмәгә килгән йөзләрчә кешене сыйлаганнар. Кунаклар пешекчеләребезне бик мактаганнар!

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас