Яңалыклар
4 декабрь 2023, 15:50

Чыршы бәйрәме программасы бай булачак

Республика чыршы бәйрәме 27 декабрьгә тәгаенләнгән.

Чыршы бәйрәме программасы бай булачакЧыршы бәйрәме программасы бай булачак
Чыршы бәйрәме программасы бай булачак
Бүген Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Яңа елга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. 
БР мәдәният министры Әминә Шафикова республикада яшәүчеләр өчен 28 мең күләмле чаралар оештырылачагын белдерде. Аларда 2 миллион чамасы кунак катнашачак.  
Яңартылган курчак театры балаларга Яңа ел бүләге булачак. Ул үзенең ишекләрен 23 декабрьдә ачачак һәм кечкенәләрне әкиятләр белән шатландырачак.
Республика чыршы бәйрәме 27 декабрьгә тәгаенләнгән.
4-11 гыйнварда, мәктәп каникуллары чорында, республика районнарында Владимир Путин игълан иткән гаилә елына багышланган "Яңа ел гаилә уеннары-2024" үтәчәк. Аларда 1 - 4 классларда укучы балалары булган 45 мең гаилә катнашачак. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен төрле бәйгеләр, викториналар, күргәзмәләр, флешмоблар, квестлар әзерли.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас