Яңалыклар
4 декабрь 2023, 12:26

Аграрийлар арзанлы кредиттан файдалана

Аларның 703 гаризасы хупланган.

Аграрийлар арзанлы кредиттан файдаланаАграрийлар арзанлы кредиттан файдалана
Аграрийлар арзанлы кредиттан файдалана

2023 ел башыннан алып Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан аграрийларының кыска вакытлы ташламалы кредитка 703 гаризасын хуплаган. 2023 елга ил хөкүмәте кыска вакытлы ташламалы кредитлауны 26,7 млрд сум күләмендә билгеләгән. Шуның 777,2 млн. сумы - Башкортстан Республикасы өлеше.
Субсидияләрнең иң зур күләме - 352 млн. сум - үсемлекчелекне ташламалы кредитлауга юнәлтелгән. Хуҗалык итүнең кече формаларына -157 млн. сум, сөт терлегенә - 156 млн. сум бүленгән.
Белешмә: Ташламалы кредит бирү программасы АПК оешмаларына 1дән алып 5%ка кадәр түбән процент ставкасы белән бер елга кредит бирүне күзаллый.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас