

Батыр яуда беленер, диләр.
Махсус хәрби операциядә катнашучы “Нокиа” позывнойлы Башкортстан егете үзенең хезмәттәшен үлемнән коткарып калган. Ул иптәшен яу кырыннан үз иңнәрендә күтәреп алып чыккан. Шулай ук “Нокиа” каршы якның ике дронын юкка чыгарган.
Әлеге кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Бу хакта Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәгаретдинов, үзенең “Вконтакте” сәхифәсендә хәбәр итеп, болай дип язган: “Безнең сугышчы “Батырлык өчен” мадале белән бүләкләнде. Героебез соравы буенча аның лаеклы бүләген әти-әнисенә тапшырдык”.
Район җитәкчесе чын патриот тәрбияләгәннәре өчен “Нокиа”ның әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткергән. “Ул безнең герой, һәм без аның белән горурланабыз!” – дигән ул.
Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путин батырлык үз вакытында бәяләнергә тиеш дип белдерде.