

Бүген, 3 декабрьдә, Мәскәүдә “Русия” халыкара күргәзмә-форумы мәйданында Башкортстан көнен ачу тантанасы үтте. ВДНХ комплексында барган чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.
Төбәк җитәкчесе экспозициянең тематик мәйданчыкларын карады һәм күргәзмәгә килүчеләр өчен Башкортстанның презентациясенә старт бирде.
– Бүген без бөек Ватаныбыз йөрәгендә, Мәскәүдә үзебезнең туган һәм яраткан Башкортстаныбызны тәкъдим итәбез. Бу – безнең идарә командасы өчен олы мәртәбә. Һәм бүген, иң элек, республикабызның ничек үсеш алуын һәм бөек Ватаныбыз өчен аның нәрсә аңлатканын карау өчен килгән кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан турында күп сөйләргә мөмкин, дип, сүзен дәвам итте төбәк җитәкчесе:
– Күпләр Башкортстанны “Евразия йөрәге” дип атый, кемдер – Көньяк Урал энҗесе, кемдер курай ягы дип атый. Болар барысы да – матур романтик атамалар. Әмма Башкортстанның төп кыйммәте – аның кешеләре, 4 миллионнан арткан күпмилләтле халкы. Сез, мөгаен, Русия Федерациясе Президентының искиткеч сүзләрен хәтерлисездер. Ул бервакыт: “Башкортстанда, су тамчысындагы кебек, мәдәниятләре, диннәре, телләре, халыклар дуслыгы белән бөтен Русия чагыла”, – дигән иде.
Бу хакта тулырак сылтама аша укырга мөмкин: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/172578.html