Яңалыклар
3 декабрь 2023, 15:55

Монда – милли рух

Радий Хәбиров Мәскәүдә милли ихатада булды.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 3 декабрьдә, Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Крутой белән “Русия” халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында оештырылган экспозицияне карады.

Әлеге масштаблы чарага илнең бар төбәкләре дә үзләренең фәнни-технологик тармакта, икътисадта һәм социаль өлкәдәге казанышларын тәкъдим итә. Күргәзмә 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр бара. Ә бүген – 3 декабрьдә – биредә Башкортстан көне.

Радий Хәбиров милли ихатада булды. Анда “Терра Кыш” фестивале оештырылган иде. Башкорт балы, республика кәсепчеләренең эшләнмәләреннән торган күргәзмәне карады. Шулай ук “Теләкләр чыршысы”ннан бер открытканы алды.  

– “Русия” күргәзмәсендә без республиканың сәнәгать, инвестицияләр, мәдәни һәм туристик куәтен күрсәтәбез. Монда – безнең халык бәйрәмнәре, милли костюмнар. Артистларыбыз да килде. Барысы да чагу һәм матур үтә, – диде Радий Фәрит улы.

Аннары ул 100 карсылу парадына старт бирде. Алар кунакларны Кыш Бабай йортына чакырылар. Урамда “Кышкы сабантуй” оештырылган. Барлык кунакларны кайнар чәй белән сыйлыйлар.

 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас