

Бүген, 3 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә Беларусь Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Крутой белән очрашты. Алар Башкортстан көне узучы “Русия” күргәзмә-форумы мәйданчыгында аралашты.
Сөйләшүдә уртак проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәләре, шулай ук икътисад һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар. Беларуссия Илчесе төбәк җитәкчесенә ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекне үстерүгә омтылышлары өчен рәхмәтен белдерде.
– Алдагы ел башында без эшнең яңа юнәлешләрен билгеләү өчен Белоруссиягә барачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Мәсәлән, социаль-мәдәни өлкәдә безнең мәктәп укучыларының Беларуссиягә сәфәр программасын күзалладык. Ул “Башкортстан-Белоруссия – озын гомерлелек” проектына охшаш булачак. Бу Уфа һәм Минск арасында авиаэлемтәнең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров Дмитрий Крутойны 2024 елда Башкортстан башкаласының 450 еллыгы уңаеннан үтәчәк юбилей тантанасына чакырды.