

Форум гадәттәгечә Русиянең юристлар көненә багшылгана һәм 30 ноябрьдә «Шәхси хокук турында диалоглар» дигән фәнни-гамәли конференция белән башлана.
Анда катнашучылар нигездә гражданлык-хокуки җаваплылык мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Проектның төп бурычы - шәхси хокук идеяләрен алга сөрү, фәндә яңа исемнәр ачу, төрле фәнни мәктәпләрен үзара тыгыз аралаштыру.
1 декабрьдә форум Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү буенча советның күчмә утырышы белән дәвам итәчәк. Утырыш барышында Совет рәисе, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе, юридик фәннәр докторы, профессор П. Крашенинников җитәкчелегендәге совет әгъзалары федераль законнарның берничә проектын тикшерәчәк.
Форум ахырында «Ел юристы» юридик премиясе тапшырылачак.