Яңалыклар
29 ноябрь 2023, 17:50

Яңа ел бүләген дөрес тапшыру мөһим

СВОда катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләге булырмы?

Яңа ел бүләген дөрес тапшыру мөһимЯңа ел бүләген дөрес тапшыру мөһим
Яңа ел бүләген дөрес тапшыру мөһим

Блогер, хәрби корреспондент Ильяс Батыргариев республика Башлыгы Радий Хәбиров белән узган “Туры линия” вакытында СВОда катнашучыларның балаларына Яңа ел бүләкләре өләшү турында сорау бирде. Ул тематик акция үткәрергә тәкъдим итте. Мәсәлән, 1 сентябрьдә үткән “Баланы мәктәпкә озат” акциясе кебек.

Радий Хәбиров бу мәсьәлә дүшәмбе көнне оператив киңәшмәдә каралачагын әйтте.

-Без барлык СВОда катнашучыларның балаларына да яңа ел бүләге әзерлибез. Үрнәкләр карала инде. Ул гади кәнфитләр генә булмасын, ә файдалы булсын иде. Миңа фото җибәрделәр. Анда бер малайның рюкзагына “Учись, расти, дерзай! Р.Хабиров” дип язылган. Һәм ул шундый горур!

Монда иң мөһиме яңа ел мәшәкатьләре арасында бүләкне тоттыру түгел, ә аларның сугыштагы әтиләренә хөрмәт белән, дөрес, оешкан төстә тапшыру. Һәр мунициаплитетның үз традициясе, әмма бар очракта да ул бүләк тапшыру гына булмаячак, ә тулы бер акция булачак, - диде Радий Хәбиров.  

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас