Яңалыклар
29 Ноября 2023, 08:54

Вузара кампуста эшләр дәвам итә

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры профильле ведомство җитәкчеләре, подрядчы оешмалар һәм вузлар ректорлары белән берлектә объектның төзелеш эшләре барышын тикшерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Вузара кампуста эшләр дәвам итәВузара кампуста эшләр дәвам итә
Вузара кампуста эшләр дәвам итә

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры профильле ведомство җитәкчеләре, подрядчы оешмалар һәм вузлар ректорлары белән берлектә объектның төзелеш эшләре барышын тикшерде.

 2023 елның декабрендә ачылырга тиеш 15 катлы бинаның башнясы куллануга тапшыруга әзер. 7 катлы IQ-паркта соңгы эшләр башкарыла. Инженер коммуникацияләре китерелгән, җылылык кушылган. Кирәкле җиһазларны урнаштыруга әзерләнәләр. Көн саен төзелештә 3 сменада 600дән артык кеше эшли.  

Премьер-министр җитәкчелегендәге комиссия беренче чираттагы төп бинаның 1 һәм 2 катын карап чыкты. БДМУ, УДНТУ, УУНиТ ректорлары белән корылмаларны кертү графигын барлады.

Исегезгә төшерәбез, кампус төзелеше ил президенты Владимир Путин кушуы буенча “Фән һәм университетлар” милли проекты кысаларында башкарыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас