+21 °С
Болытлы


Билгеле булуынча, республика җитәкчесенең уллары бар. “Мин эштән кайтканда кече улым йокларга яткан була, өлкәне йокларга җыенып йөргән була. Җитәкче кешенең язмышы шундый инде ул... Сер итеп кенә әйтәм: хәләл җефетем улларымны эшемә еш кына алып килә, минем янда йөгереп йөриләр, шкафларны актаралар, чәй эчәбез. Балаларга шул да җитә. Иң мөһиме – балалар белән аралашыр өчен вакыт түгел, күңел кирәк. МИн эштә, бала тәрбияләргә вакытым юк, дию ул сүз генә”, - диде Радий Фәрит улы.