+21 °С
Болытлы


Туры элемтә барышында Радий Хәбировка Уфа пенсионеры сорау бирде. Ул Рима Баталова исемендәге спорт комплексы янында яши һәм әлеге комплекста өлкәннәр өчен бушлай яки ташламалы хакка физкультура-сәламәтләндерү күнекмәләре оештыру мөмкинлеге юкмы дип кызыксынды.
Башкортстан Башлыгы өлкән яшьтәгеләр өчен бушлай физкультура чаралары оештыру мөмкинлекләрен караячагын әйтте. БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына бу уңайдан тәкъдимнәр кертергә кушты.