Яңалыклар
29 ноябрь 2023, 18:01

Ашыгыч ярдәм машиналары нигә җитми?

Бакалы районы үзәк хастаханәсеннән ашыгыч медицина күрсәтү машиналары җитмәвенә зарланып шалтыраттылар.

Ашыгыч ярдәм машиналары нигә җитми?Ашыгыч ярдәм машиналары нигә җитми?
Ашыгыч ярдәм машиналары нигә җитми?

“Туры линия” вакытында Радий Хәбировка Бакалы районы үзәк хастаханәсеннән ашыгыч медицина күрсәтү машиналары җитмәвенә зарланып шалтыраттылар.

“Нигә җитми? – дип гаҗәпләнде төбәк җитәкчесе. – Без бит аларны даими сатып алабыз”.

Ел азагына кадәр тагын 17 машина сатып алыначак, дип җавап бирде Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Бу – Радий Хәбировның бишенче “Туры линия”се.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас