Яңалыклар
28 Ноября 2023, 04:39

Тагын яңгыр явачак...

Ноябрь ахыры өчен хасмы инде бу?

Башгидромет  синоптиклары республикада ике көнгә һава торышы фаразын тәкъдим итте. Бу көннәрдә термометр баганалары плюс температуралар күрсәтәчәк, шул уңайдан хәвефле күренешләр булуы ихтимал.

Бүген, 28 ноябрьдә, көндез яңгыр һәм җепшек кар явачак. Җил көнчыгышытан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез -1°... +4°.

29 ноябрьдә карлы яңгыр явуы көтелә.  Аерым районнарда бозлавык, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар ябышуы, юл читләрендә кар сырынтылары салуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 0…-5°, көндез  +1…-4°.

Эх юньле-рәтле кыш җитә алмый шул әле. Аяк асты бигрәк бозлавык, водительләр һәм җәяүлеләр, сак булыгыз! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас