Яңалыклар
28 Ноября 2023, 07:36

40 ел бу кадәр кар яумаган

Санаулы сәгатьләр эчендә кала урамнарын көрт баскан.

Добавить в предпочтительные источники Google
40 ел бу кадәр кар яумаган40 ел бу кадәр кар яумаган
40 ел бу кадәр кар яумаган

Санкт-Петербургта себертеп кар ява. Юлларда йөрү кыенлашу сәбәпле шәһәр губернаторы Александр Беглов җитәкчеләргә хезмәткәрләрен «удаленка»га күчерергә тәкъдим иткән.

          Үткән тәүлекләрдә Санкт-Петербургта 16 сантиметр явым-төшем булган һәм кар әле дә явудан туктамый. Шәһәрдә хәвефнең сары дәрәҗәсе игълан ителгән.

         27 ноябрьдә Мәскәүгә «кара»,  ягъни күзачкысыз буран ябырылган.  Дүшәмбе көнне санаулы сәгатьләр эчендә кала урамнарын көрт баскан, ул исә транспорт хәрәкәте катлаулануына, шулай ук авиарейслар  тоткарлануына сәбәпче булган.  Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яуган кар соңгы 40 елда иң көчлесе булган.

         Ә безнең бураннар кайсы тарафларда адашып йөри икән? Һава торышы белгечләре әлегә юанычлы хәбәрләр бирми…

Фото:sanktpeterburg.bezformata.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас