

Радий Хәбиров командование һәм шәхси состав белән аралашты, сугышчыларның үтенечләрен тыңлады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасска эш сәфәре вакытында «Башкортстан» мотоукчылар полкының бер подразделениесе урнашкан урында булды.
Радий Хәбиров командование һәм шәхси состав белән аралашты, сугышчыларның үтенечләрен тыңлады.
– Лаеклы хезмәт итегез һәм үзегезне саклагыз. Ә республика сезгә ярдәм итәчәк һәм гаиләләрегез турында кайгыртачак. Өйдәгеләр турында сораулар булса, безгә хәбәр итегез – без барысына да ярдәм итәчәкбез, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Фәрит улы хәрбиләр белән аралашканда, сугышчыларның матди-техник тәэмин ителү буенча үтенечләре юк диярлек, дип билгеләде.
– Без егетләребезгә кирәк булганн һәр нәрсәне даими китерүне җайга салдык, – диде республика Башлыгы. – Мин якташ сугышчылар янына барганда аларның ничек урнашуы, ничек яшәүләре, нәрсәгәдер ихтыяҗы бармы-юкмы икәнлеге белән һәрвакыт кызыксынам. Без блиндажларда булдык, алар җиһазландырылган, агач белән тышланган. Туклану, кием яхшы, кирәкле көнкүреш әйберләре, җиһазлар бар – болар барысы да бик мөһим.
Фото: МК RU