Яңалыклар
27 ноябрь 2023, 13:55

Чикләр билгеләнде

Территориаль һәм җир бәхәсләре кимер.  

Чикләр билгеләндеЧикләр билгеләнде
Чикләр билгеләнде

Территориаль һәм җир бәхәсләре кимер.

 

Ике күрше төбәк – Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе арасындагы административ чикне билгеләү буенча җир төзелеше документациясе "Росреестр"да уңышлы экспертиза узды һәм бүген субъектлар арасындагы чик Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде.

–  Чикләрнең төгәл координатларын билгеләү төбәкләргә территориаль һәм җир бәхәсләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм җир ресурсларына нәтиҗәлерәк идарә итүгә ярдәм итәчәк. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына тулысынча кертелгәнче төбәкләр мәйданының күрсәткечләре шартлы-ориентирлы характерда булган, – дип ассызыклады "Росреестр"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

 

Ырынбур өлкәсе белән безнең 10 муниципаль берәмлек чиктәш. Субъектлар арасындагы чикнең озынлыгы 1239 чакрым тәшкил итә. Ике төбәк арасындагы чик аларның мәйданын һәм конфигурациясен үзгәртми.

 

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас