Яңалыклар
26 ноябрь 2023, 05:25

"Чыршы - 2023" операциясе башлана

Оператив - профилактика чарасы 31 декабрьгә кадәр барачак.

"Чыршы - 2023" операциясе башлана"Чыршы - 2023" операциясе башлана
"Чыршы - 2023" операциясе башлана

Иртәгә, ягъни 27 ноябрьдән, Башкортстан Республикасы территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисүләрдән саклау буенча "Чыршы-2023" Яңа ел алды операциясе башлана. Оператив - профилактика чарасы 2023 елның 31 декабренә кадәр барачак. Чара бер үк вакытта "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында да оештырыла. Билгеле булуынча, ул Русия президенты Владимир Путин Указына ярашлы тормышка ашырыла.
Билгеләнгән шушы вакыт эчендә дәүләт урман инспекторлары хокук сагы органнары вәкилләре белән берлектә тәүлек әйләнәсенә урманнарны патрульдә тотуны оештыру, чыршы сатылган урыннарда рейд тикшерүләре һ.б. мөһим эшләр алып барачаклар.
Мәгълүм булуынча, законсыз чыршы кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттыру каралган. Мәсәлән, административ штраф 3меңнән алып 4 меңгә кадәр булса, вазифалы кешеләр өчен 20меңнән 40 меңгә кадәр, юридик шәхесләр өчен 200меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Моннан тыш, зыян салучы урман фондына китергән зарарны капларга тиеш.

БР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас