

БР премьер-министры Андрей Назаров республикада яшәүче хатын-кызларны Аналар көне белән котлады. Билгеле булуынча, әлеге бәйрәм һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнә. Быел ул 26 ноябрьгә туры килде.
"Әни" сүзе илнең төрле почмакларында һәм төрле телләрендә бер үк төрле назлы җылылык белән әйтелә. Кызганычка каршы, минем әнием янымда юк инде, ләкин ул һәрчак минем йөрәгемдә. Мин аңа бәхетле балачак бүләк иткәне, дөрес һәм гадел булырга өйрәткәне, мәрхәмәтлелек һәм сөю бүләк иткәне, Әни булганы өчен һәрвакыт рәхмәтлемен. Әниемнең бүген дә минем уңышларыма шатлануын, кыен булган чакларда тынычландыруын теләр идем. Тормышта бөтен нәрсә була, ләкин еллар үткән саен Әни мәхәббәтенең кыйммәтен ныграк аңлыйсың.
Кадерле Әниләр! Сезгә өй учагы җылысы, ышанычлы ир-егетләр терәге, балаларыгыз һәм якыннарыгыз кайгыртуын, сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип язган Андрей Назаров телеграмм-каналдагы битендә.
Андрей Назаров билгеләвенчә, соңгы елларда дәүләт гаилә институтларына һәм илебезнең тарихи кыйммәтләренә булышлык күрсәтүгә әйләнеп кайтты. 2023 елда гына республика проекты булышлыгында 26 меңгә якын гаиләгә бала туганда финанс ярдәм күрсәтелгән. Хөкүмәт җитәкчесе алдагы елларда да ана,гаилә, хатын-кыз сәламәтлеген саклауны кайгырту республикада өстенлекле сәясәтләрнең берсеннән саналачагына ышанычын белдерә.
Билгеле булуынча, Башкортстанда 2024 ел өченче тапкыр гаилә кыйммәтләренә багышланачак.