

Башкорстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Динәхмәтовны озатырга “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Күренекле шагыйрә Дилә Булгакова күчтәнәчкә чәк-чәк, Рима ханым өч литрлы банка белән бал алып килгән иде. Радик Дилә апа язган “Зәңгәр күзле кызны сагынам” җырын башкарып күңелләрне йомшартты.
Кичә, шулай ук, Радикның туган авылында – Дүртөйле районы Әсән авылында да мәдәният йортында очрашу булды, егетләрнең МХОдан исән-сау йөреп кайтуларын теләп калдылар. Әсән авылыннан Украинада барган операциядә 22 кеше катнаша.
Исән йөреп, сау кайтыгыз!
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.