Яңалыклар
22 ноябрь 2023, 06:06

Әле +3°, әле -20°...

Һава торышы һаман көйләнеп китә алмый әле.

Республикада җылы көннәрдән соң кинәт суытачак. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 22 ноябрьдә, яңгыр һәм кар катыш яңгыр явуы көтелә. Агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы ихтимал. Юлларга кар салачак, бозлавык булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -2, +3°.

Пәнҗешәмбе көнне, 23 ноябрьдә, җепшек кар яувы көтелә, аерым районнарда буран чыгарга да мөмкин, диләр синоптиклар. Юл читләрендә кар сырынтылары, бозлавык булачак. Җил көнчыгыштан, көн дәвамында ул көнбатыштан исә торганга әйләнәчәк, урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә һәм көндез -6, -11° градус күрсәтәчәк.

Җомга көнне, 24 ноябрьдә, бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -15, -20°, урыны белән -10° кадәр, көндез -9, -14°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас