Яңалыклар
21 ноябрь 2023, 07:51

Мәктәптә яхшы ашаталар

Башкортстанның мәктәптә балаларны тукландыру эшләрен оештыру тәҗрибәсе илдә иң яхшысы дип табылган. 

Мәктәптә яхшы ашаталарМәктәптә яхшы ашаталар
Мәктәптә яхшы ашаталар

Башкортстанның мәктәптә балаларны тукландыру эшләрен оештыру тәҗрибәсе илдә иң яхшысы дип табылган.  Ноябрьдә “Смарт диалог” стратегик инициативалар агентлыгы платформасында “Башкортстан республикасының гомум белем бирү оешмаларында туклануны оештыруны камилләштерү” практикасы 600 претендент арасыннан иң яхшысы дип табылган.

Бу хакта Премьер-министр Андрей Назаровның район муниципалитетлары һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары белән үтккәргән киҗәшмәсендә әйтелде.

-Узган ике ай уку ае эчендә социаль туклану идарәсе 103 мониторинг выезд үткәргән, шуларның 20се – гражданнар мөрәҗәгате буенча. Мәктәптә туклану сыйфатын мониторинглау кысаларында безгә халыкның битараф булмавы мөһим, - дип ассызыклады Премьер-министр.

 Гомум белем бирү учреждениеләрендә туклану эшләрен оештыру һәм сыйфатын яхшырту турында тулырак БР сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазифасын башкаручы Азат Аскаров сөйләде. Ул бу елның гыйнварыннан 570 мониторинг выезд оештырылуы турында әйтте. Шуларның 28е – халык мөрәҗәгате буенча. Мониторинг нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә туклану эшләре  югары, 30ында  уртача дәрәҗәдә оештырылганлыгы ачыкланган. Бу өлкәдә түбән дәрәҗәдә эшләүчеләр ачыкланмаган.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас