Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 ноябрь 2023, 16:29

Салават шәһәрендә буадан аккош һәм үрдәкләрне тоталар

Нигә? 

Салават шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Салават шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Салават шәһәрендә үзәк ял һәм мәдәният  паркы буасында яшәүче кошлар кышкылыкка әзерләнә. Аккош һәм үрдәкләрне кышлату максатында бар шартлар тудырылган ябык биналарга күчерер өчен тоталар. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә  хәбәр иттеләр.

Кичә җылы вольерларга аккошларны тотып алып кайтканнар. Бу кошлар өчен вольерда кышлау – тәүге тәҗрибә. Былтыр кошлар җылы якка очып киткән, быел биредә калганнар. Шушы көннәрдә подрядчы оешма хезмәткәрләре үрдәкләрне дә тотачак, алар өчен инде кыргый табигатьтән тыш кышлау  өйрәнелгән хәл дисәң дә була.

Кыш буена алар махсус корылган биналарда яшәячәк. Кагыйдә буларак, кыргый кошлар шунда ук бала чыгара, шуңа язын чыгарганда, алар ишәйгән була. Канатлы дусларны кышларга озатуның сәбәбе – паркта буа туңа, шуңа үрдәк һәм аккошларның сулыкта исән-имин кыш чыгу мөмкинлекләре юк”, – дигән “Башинформ” журналистларына  Салават шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Хәлиуллин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: