Һәйкәл Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышлап ачылган. Бронзадан ясалган бәрәңге тутырылган кәрзин сын Большие Бортники бәрәңге саклагычы янында урнаштырылган. Һәйкәл һәр белорусның өстәлендә булган яшелчә - бәрәңгене чагылдыра.
Бусы Белоруссиядә бәрәңгегә багышланган икенче һәйкәл. Аның беренчесе Белоруссиянең Узденский районында куелган.
Бәрәңгегә хөрмәт күрсәтеп һәйкәл куярлык та шул. Икенче икмәгебез бит ул. Ә Бөек Ватан сугышы елларында күпме кешеләрне, балаларны ач үлем тырнагыннан коткарган яшелчә бит ул. Бүгенге тук заманабызда да бәрәңгедән башка өстәлебезне күз алдына китерү мөмкин түгел.
Фото:masheka.by