Яңалыклар
18 ноябрь 2023, 07:59

"Ярдәм поезды" Стәрлетамак шәһәрендә туктады

Барлыгы 120 кеше кабул ителде, 200 сорауга җавап тикшерелде.

"Ярдәм поезды" Стәрлетамак шәһәрендә туктады"Ярдәм поезды" Стәрлетамак шәһәрендә туктады
"Ярдәм поезды" Стәрлетамак шәһәрендә туктады

"Ярдәм поезды" 17 ноябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә булды."Ватанны яклаучылар" фонды филиалының социаль координаторларына, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләренә Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләрендә, Ишембай, Стәрлетамак, Стәрлебаш һәм Авыргазы районнарында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Барлыгы 120 кеше кабул ителде. 200 сорауга җавап тикшерелгән, аларның яртысы урында хәл ителгән.
Стәрлетамак - "Ярдәм поезды" акциясе үткәрелгән бишенче торак пункты. Бу вакыт эчендә белгечләргә 600дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
"Ватанны яклаучылар" фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина билгеләвенчә, "Ярдәм поезды"ның төп максаты - ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге.
Гөлнур Колсарина белдерүенчә, "Ярдәм поезды" агымдагы елның октябреннән йөри башлаган һәм алдагы елның февраленә кадәр эшлиячәк. Чөнки ул халык арасында зур сорау белән файдалана. Аның төп бурычы - махсус хәрби операциядә катнашучыларны, ветараннарны реабилитацияләү буенча хокукый, медицина, психологик ярдәм күрсәтү.
Гражданнарны кабул итү тәмамланганнан соң "Ватанны яклаучылар" фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина район башлыклары һәм аларның урынбасарлары белән сугышчылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Чара барышында ул кыска вакытлы ялга кайткан яугиргә генерал Шәйморатов исемендәге медаль тапшырды.
"Ярдәм поезды"ның алдагы тукталышы 1 декабрьдә Бөре шәһәрендә булачак.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас