Шушы уңайдан 17 ноябрьдә БР Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә эш киңәшмәсе үтте. Министрлыклар һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре кала хакимияте вәкилләре белән берлектә республика башкаласында төп биналар һәм корылмаларны проектлау һәм төзү мәсьәләләрен тикшерде.
Уфаның Октябрь районындагы Көрәш сарае - төзелүче иң зур юбилей объектларының берсе. Бүгенге көннәрдә төзелеш эшләре белән беррәттән корылма территориясен төзекләндерү эшләре дә бара.
Яңарыш кичергән Курчак театры 2023 ел ахырына кадәр үзенең ишекләрен ачачак. Реконструкция кичергән бинада икенче тамашачылар залы ачылачак. Театр янындагы бакчада Русия архитектура объектларының кечерәйтелгән күчермәләре урын алачак.
Уфаның төньяк һәм көнчыгыш өлешендә зур спорт үзәкләре пәйда булачак. Алар федераль һәм халыкара ярышлар мәйданнары булачак. Мәсәлән, Инорс бистәсендә - ишкәкле слалом комплексы, Затонда Рамил Аюпов исемендәге Фехтование үзәге төзелә.
Радий Хәбиров биредә атна башында Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән очрашуын билгеләп үтте. Сергей Лавров - Русия ишкәкле слаломы федерациясенең попечительләр советы рәисе дә. Радий Хәбиров аны Уфада яңа комплекс ачу тантанасына чакырган.
Киңәшмәдә шулай ук Уфа транспорт объектлары реконструкциясе барышы, атап әйткәндә, Кузнецов затонындагы Пугачев урамына якын урында күпер төзү мәсьәләсе тикшерелде.
Моннан тыш, Уфада төбәкнең иң зур инфраструктура проекты - шәһәрдән Көнчыгыш чыгу юлы - төгәлләнеп килә. Якын вакытларда аны Салават Юлаев проспекты белән тоташтырачаклар. Нәтиҗәдә, тунельгә шәһәрнең көньяк һәм төньяк юнәлешләре буенча килергә мөмкин булачак.
Киңәшмәдә Уфаның 450 еллыгына багышланган мәдәни чаралар программасы да тикшерелде.
БР Башлыгы сайтыннан.