Яңалыклар
18 ноябрь 2023, 16:43

Уфада Халыкара эшкуарлык атналыгы үтәчәк

Чарада 2 меңнән артык кеше катнашачак.

Уфада Халыкара эшкуарлык атналыгы үтәчәкУфада Халыкара эшкуарлык атналыгы үтәчәк
Уфада Халыкара эшкуарлык атналыгы үтәчәк

Башкортстанда "Халыкара эшкуарлык атналыгы-2023" XVI форумы үтәчәк. Аның чикләрендә Русия, Белоруссия, Казахстан киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, баш редакторлар гранд-сессиясе үтәчәк. Сөйләшүләр мәйданы "дүртенче власть"ның киләчәге турында фикер алышуга, дөнья тенденцияләрен күзәтүгә, шулай ук бүгенге вакыйгаларны искә алып, Русия белән уңай имиджны формалаштыруга багышланачак.
Чарада ТАСС, Forbs Russia, ФедералПресс, КоммерсантЪ, ВКонтакте, РБК, Комсомольская правда, Беларусь Республикасының "Русия бүген" һәм "Казинформ" халыкара мәгълүмат агентлыгы катнашачак.
Форумда шулай ук билгеле немец икътисадчысы Рейнер Хартманның катнашуы көтелә.
Чара 22 - 26 ноябрьдә Уфада үтәчәк. Халыкара эшкуарлык атналыгында 2 меңнән артык кеше катнашачак. Алар - власть, малтабарлык вәкилләре һәм төрле өлкә экспертлары. Форум кырларында 50дән артык эшлекле чара үтәчәк һәм аларда федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 400дән артык спикер катнашачак.
Форумны оештыручы - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.

Фото: БР Хөкүмәте.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас