Яңалыклар
18 Ноября 2023, 05:41

Уфада 18 чыршы урнаштырылачак

23 метр озынлыгындагы беренче тере чыршы шушы көннәрдә "Дулкын" паркында урын алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада 18 чыршы урнаштырылачакУфада 18 чыршы урнаштырылачак
Уфада 18 чыршы урнаштырылачак

Вакыт агымсудан да тизрәк ага, шикелле. Баксаң, Яңа ел да танау төбенә килеп җиткән. Димәк, Яңа ел чыршыларын кайда һәм ничек урнаштыру эшләрен бүгеннән кайгырта башларга вакыт.
Уфа мэриясеннән белдерүләренчә, быел республика башкаласында барлыгы 18 Яңа ел чыршысы урнаштырылачак. Кышкы чибәркәйләрнең иң зурлары Ленин һәм Салават Юлаев мәйданнарында урын алачак.
23 метр озынлыгындагы беренче тере чыршы шушы көннәрдә "Дулкын" паркында урын алды.
Яхшы хәбәрләр белән шатлык-куанычларда бәйрәм итәргә язсын!

Фото:bogatyr.club

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас