

Бүген, ягъни 18 ноябрьдә, Чишмә районында урнашкан Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриот паркында аеруча җанлылык хөкем сөрә. Биредә республика вузларының студентлар активлары слеты үтә. "Мин киләчәкне" тудырам дип аталган әлеге чарада 220 кеше катнаша. Алар - профсоюз оешмалары, студент советлары вәкилләре.
Очрашуга республика җитәкчесе Радий Хәбиров килде. Сүз яшьләрнең киләчәк гыйльми һәм хезмәт эшчәнелеге турында барды.
-Без "Патриот" паркында даими рәвештә яшьләр белән очрашабыз. Биредә иҗади аралашу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Сез, яшьләр - республикабызның киләчәге. Берничә елдан сез Башкортстан үсеше кыйблаларын билгели башлаячаксыз,- дип башлады чыгышын Радий Хәбиров.
Республика вузлары соңгы елларда сыйфатлы үсүгә җитди көч алды. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-белем үзәге иң зур һәм иң җитди адымнарның берсе булды. Былтыр республикада Башкорт дәүләт университетын һәм Уфа дәүләт авиация универсиететын бергә берләштергән Уфа Фән һәм технологияләр университеты эшли башлады.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бу мәсьәләләрне чишү республика җитәкчелегеннән шактый көч таләп иткән. Ләкин уңышлар да озак көттермәде, хәзер университетларыбыз яхшы финансланучы федераль программаларга керә башлады.
Билгеле булуынча, республикада студентлар кампусы төзелә. Быел декабрьдә аның беренче чираттагы объекты әзер булачак. Ул безнең төбәктә заманча студентлар мохитен булдырырга булышачак.
Шартлар бар, димәк, яшьләрнең алга кыю карап, планнарын тормышка ашыру мөмкинлекләре дә бар дигән сүз.